Акбаш - Алнаш участогында пассажирлар уңайлыгы өчен Татарстан Республикасында сигез тимер юл тукталышына яңа атамалар бирелде. Элег тукталыш атамасы километрның озынлыгын күрсәкткән цифрлардан гына торса, хәзер исә тукталыш пунктларына якында урнашкан торак пунктлары атамалары бирелде.
«230 км» тукталышына Рус Сарсазы, «217 км» тукталышына «Максимково», «212 км» тукталы платформасына «Бондюг», «157 км» тукталышына «Авлаш», «144 км» тукталышына «Түбән Луза», «136 км» тукталышына «Иске Токмак», «95 км» тукталышына «Рус Акташы», «85 км» тукталышына «Югары Акташ» атамалары бирелде.