Министрлык тарафыннан автомобиль юллары төзелешендә яңа материаллар куллану буенча даими эш алып барыла.
Аэрофлот авиакомпаниясе 1 июньнән Казан-Сочи даими рейсларын җибәрә. Көньяк курортына Airbus A320 авиалайнерлары очачак.
Җәйге каникуллар башлану уңаеннан Чик буе идарәсе балаларын чит илгә ял итәргә алып барырга планлаштыручы ата-аналарга балигъ булмаган гражданнарның дәүләт чиген узу кагыйдәләре турында искә төшерә.
“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм милли проекты кысаларында Идел буе районының Салмачи торак массивында 5,55 чакрым озынлыктагы Үзәк (Центральная) урамын ремонтлау буенча юл эшләре башланды. Хәзерге вакытта 8200 кв.м мәйданлы таушалган асфальт-бетон өслекне фрезерлау эшләре төгәлләнде, 3100 кв.м мәйданлы асфальт-бетон өслекне тигезләү катламы ясалды, 600 п. м. юл кырыендагы борт ташлары куелды һәм 560 кв.м мәйданлы тротуарда асфальт-бетон өслеге ремонтланды.
Акбаш - Алнаш участогында пассажирлар уңайлыгы өчен Татарстан Республикасында сигез тимер юл тукталышына яңа атамалар бирелде. Элег тукталыш атамасы километрның озынлыгын күрсәкткән цифрлардан гына торса, хәзер исә тукталыш пунктларына якында урнашкан торак пунктлары атамалары бирелде.
Әлеге тема 2022 елның 20 маенда 17:45 сәгатьтә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Вконтакте» социаль челтәрендә #ЖильеМолодымРТ турыдан-туры эфир үткәреләчәк.
Форум РФ Транспорт министрлыгы, Федераль юл агентлыгы, «Россия экология операторы» компаниясе, ТК-418 «Юл хуҗалыгы» ярдәме белән уза.
2022елның 18 маеннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Чаллы-Түбән Кама»-Иштирәк автомобиль юлында (км 0+000 – км 5+800) транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылды.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәмендә Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында Мөслим - Саклаубаш - Юлтимер автомобиль юлын (28+600 - км 30+700) капиталь ремонтлау эше дәвам итә.
Nordwind авиакомпаниясе пассажирларны Татарстан башкаласыннан Таҗикстан башкаласына яңа турыдан-туры рейска чакыра.