Казанда Белградтан беренче авиарейсны каршы алдылар

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

19 сентябрьдә Air Serbia авиакомпаниясе Белград-Казан-Белград маршруты буенча даими пассажирлар ташуга кереште.

Узган төндә килгән беренче рейс символик тасманы кисү тантанасы белән каршыланды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының генераль директоры Сергей Романцов һәм башка югары дәрәҗәле затлар катнашты.

Сербия башкаласына очышлар атнага 2 тапкыр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Airbus A319 самолетында график буенча 142 пассажир сыйдырышлылыгы очкычта башкарылачак:

·     Белградтан очып китү 18:00 сәгатьтә, Казанга төшү 23:00 сәгатьтә;

·     Казаннан 23:55 сәг очып китү, Белградта төшү киләсе көннең 03:05 сәг..

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очуның озынлыгы 4 сәгать тәшкил итәчәк. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин.

Авиабилетларны "Билет сатып алу" сервисы ярдәмендә https://kazan.aero аэропортының рәсми сайтында һәм "Казан" аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.https://kazan.aero/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International