Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Лаеш - Чырпы IV техник категорияле автомобиль юлын ремонтлау эшләре дәвам итә, км 8+225 - км 11+275 км. Участокның озынлыгы 3 чакрымнан артык. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында уздырыла.
Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында милли проект кысаларында эш башкару 85% җитте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык агломерацияләрдә эшләр төгәл планлаштырылган график буенча һәм технологияләрне үтәп алып барыла. 2022 елда гамәлгә ашыру буенча ирешелгән күрсәткечләр куелды: норматив таләпләргә туры килә торган региональ һәм муниципальара әһәмиятле автомобиль юллар өлеше - 48,8 %, шәһәр агломерацияләренең юл челтәре өлеше - 83 %.