1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә "Содружество" шәһәрара пассажир компаниясе яңа туристик маршрут ачып җибәрә. Маршрутның программасы Горький тимер юлы тарихы белән таныштыра һәм мәктәп укучылары өчен исәпләнгән.
Казан каласыннан Turkish Airlines авиакомпаниясе Төркиянең Даламан курорт шәһәренә 27 майдан 194 урынлы Airbus һава суднолары рейсларын яңарта.
1 июнь Turkmenistan Airlines авиакомпаниясе Татарстан башкаласыннан Төрекмәнстанга беренче даими рейсын җибәрә. Рейс атнаның чәршәмбе көннәрендә Казаннан 18:30 сәг, килеп төшү вакыты 23:30 сәг. Шунысын билгеләп үтик, Россиядә Татарстан Республикасы Төрекмәнстан белән даими авиаэлемтә баглауда бердәнбер һәм әлегә регионнар арасында беренче төбәк булып кала.
1 июньнән Татарстан Республикасы Норлат муниципаль районында урнашкан Кузайкино - Норлат автомобиль юлында (км 69+200 – км 74+940) транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Юлның әлеге өлешендә 2022 елның 31 июленә кадәр капиталь ремонт барачак. Автомобиль йөртүчеләрдән әлеге юнәлештә алдан ук маршрутларын билгеләүләре сорала.
Түбән Камада «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында велосипед юлларын төзү эшләре алып барыла. Юлның киңлеге 2,2 м, ул Химиклар проспекты буенча Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәр һәм Менделеев урамыннан Вахитов проспектына кадәр дәвам итә. Әлеге чаралар велосипедчылар өчен уңайлы һәм имин хәрәкәт итүне тәэмин итәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен йәйләнеп чыгу юлы участогында М-7 «Волга» автоюлын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмә Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы янында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, проектлаучылар, район башлыклары һәм «Алексеевскдорстрой»тҗитәкчелеге катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М-12 һәм М-7 федераль автомобиль юлы һәм «Идел» М-7 федераль автомобиль юлы төзелеше объектлары өстеннән очып узды.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан агымдагы елның 2 июненнән 6372 нче номерлы Борындык – Албаба шәһәрара поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрә.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Тимур Никонов эш визиты белән Тверь шәһәрендә булды. Ул Тверь өлкәсендә пассажирлар ташу эшчәнлеген оештыру эше белән танышты.
2012 елның 25 маеннан 25 июненә кадәр су үткәргеч торбаларны төзекләндерү эшләре бару сәбәпле Кама Аланы - Шереметьевка автомобиль юлында (11+880 чакрым) транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча ябылды.