Казан шәһәренең Вахитов районара юлын ремонтлый башладылар

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Вахитов районындагы Товарищеская урамындагы һәм Мәсгут Латыйпов урамындагы участокта җирле юлларны ремонтлау эшләре башланды. Ремонт участогының озынлыгы 200 метрдан артык. Эшләр «2022 елда Татарстан Республикасы Казан шәһәренең юл-урам челтәре объектларында тузган катламнарны торгызу һәм авария хәлендәге чокырлыкларын бетерү» программасы буенча, юл эшләре программасында каралган финанслау кысаларында алып барыла.

Хәзерге вакытта юлчылар тарафыннан тротуарларны ремонтлау, вак таш түшәү, юл һәм тротуар борты ташларын урнаштыру эшләре башкарыла. Шулай ук туфракны вертикаль планлаштыру эшләре дә дәвам итә. Проектлаучы булып "ВОЛГАПРОЕКТСТРОЙ" ҖЧҖ, "Главтатдортранс" ДКУ генераль подрядчы оешмасы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International