Татарстанда тимер юлда йөк төяү 8 айда 12,1% арткан

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

2022 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә йөк төяү 10,8 млн тоннадан артык тәшкил итте, бу 2021 елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 12,1 % югарырак.

2022 елның 8 аенда:

- нефть һәм нефть продуктлары - якынча 8 млн тонна (+20,4 % 2021елның гыйнвар-августына карата);

- химикатлар һәм содалар - 597,9 мең тонна (+10,5%);

- химик һәм минераль ашламалар - 569,3 мең тонна (+8,6%);

- кара металл ватыклары - 254,9 мең тонна (-30,2%);

- төзелеш йөкләре - 221,1 мең тонна (+33,1%);

- ашлык - 134,2 мең тонна (-69,7%);

- кара металл - 101,7 мең тонна (-12%);

- метиз - 51,5 мең тонна (+11,5%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International