Азия-Тын океан төбәге илләреннән йөк төягән Fesco Kazan Shuttle беренче даими контейнер поезды Владивостоктан Казанга килде.
Чарада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Fesco транспорт төркеменең төп клиентлары белән эшләү буенча директор Алексей Руссол һәм Горький тимер юллары башлыгының Казан территориаль идарәсе буенча урынбасары Александр Черемнов катнашты.
Татарстанга килгән товарлар республика халкы һәм сәнәгать предприятиеләре өчен билгеләнгән. Поезд вагоннарына 85 контейнер төялгән, йөкнең гомуми массасы 1200 тоннадан артык.
Поездлар ике атнага бер тапкыр барачак, алга таба хәрәкәт ешлыгын арттыру планлаштырыла.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән Сезне составның берене килүе белән котлыйм. Бу бик әһәмиятле вакыйга һәм йөк ташуның нәтиҗәле ысулы ", - дип билгеләде Фәрит Хәнифов.