Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 490 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 317 берәмлек хезмәт күрсәтелде.
Бер тәүлектә тотылган:
- 4952 тонна ком-тоз катнашмасы;
- 91 тонна тоз.
Юлларда бозлавык. Машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорыйбыз!
Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итегез: (843) 291-91-91.