Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә уза торган «Заманча технологияләр – Россия юлларына: авыр йөкле һәм (яки) эре габаритлы транспорт чараларына үлчәү габариты контроле» темасына семинарда катнаша.
Чара башында «Радор» Ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин Ассоциациянең 2025 елда башкарылган эше һәм якындагы елга эшнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Семинарда шулай ук Россия Транспорт министрлыгының юл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Антон Козлов, Ространснадзорның дәүләт автомобиль һәм юл күзәтчелеге идарәсе башлыгы Ярослав Асташов һәм башкалар чыгыш ясады.
Мәскәүгә эш сәфәре барышында Фәрит Хәнифов шулай ук «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте институты фәнни җитәкчесе Михаил Блинкин белән очрашачак, анда Татарстан Республикасында пассажирлар йөртү темасы буенча фикер алышачаклар.