2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты «Елына 2-6 млн пассажир категориясендә 2025 елның иң яхшы аэропорты» номинациясендә «Россиянең һава капкасы» XII Милли премиясенә ия булды.
Бүген Мәскәүдә Nais гражданлык авиациясе инфраструктурасы милли күргәзмәсе кысаларында бүләкләү тантанасы булды.
"Әлеге абруйлы премиядә җиңү «Казан» аэропортына хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсе һәм эш сыйфаты турында сөйли. Сезнең хезмәтегез һәм эшкә тугрылыгыгыз миллионлаган пассажирлар өчен сәяхәтләрне уңайлы һәм куркынычсыз итә. Бу казаныш коллективның профессиональлеген ачык раслый. Бүләк алдагы үсеш һәм яңа казанышлар өчен стимул булсын!",- дип шәрехләде Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Хисаметдинов.
«Россиянең һава капкасы» премиясе - ул безнең коллективның иң югары бүләге һәм казанышы. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Казан аэропорты үз тарихында беренче тапкыр 5 384 мең пассажирга хезмәт күрсәтеп, пассажирлар ташу күләме буенча 2024 елның рекордлы нәтиҗәсен яхшыртты. Берничә яңа рейс һәм маршрут ачылды. Сервис линейкасын киңәйтү һәм инфраструктураны модернизацияләү буенча даими эш алып барыла. 2-6 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән көндәшлек категориясендә Россиянең иң яхшы аэропорты исеме аэропортка эксперт бергәлеге, партнерлар һәм пассажирлар тарафыннан бирелгән югары бәя турында сөйли. Без бу бәяләү өчен рәхмәтле һәм премиянең Оештыру комитетына рәхмәт белдерәбез», - дип билгеләп үтте «Казан» Халыкара аэропорты АҖ генераль директоры Сергей Романцов.