Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасының юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Алдынгыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары Борис Ташимов тапшырды.
«Дуслык» ордены белән «Алексеевскдорстрой» ААҖнең инфраструктур үсеш буенча директоры Фоат Вәлиев бүләкләнде.
«Тимер юлларны үстергән өчен» медале белән Куйбышев тимер юлының административ-хуҗалык үзәге-«Россия тимер юллары» ААҖ филиалының әйдәп баручы инженеры Ринат Яруллин бүләкләнде.
«Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» мактаулы исеме «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Даниловка бирелде.
Тулы исемлек белән сылтама аша кереп танышырга була.