Татарстанда илкүләм проект кысаларында Казан агломерациясендә 14 чакрымнан артык автомобиль юлы яңартылачак

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә 14 км озынлыктагы 19 объект ремонтланачак, шул исәптән төбәк объектлары – 6,8 км, җирле объектлар - 7,6 км.

Казан агломерациясенең төбәк юлларында Биектау районында «Каменка – Дөбъяз – Зур Әтнә» – Шуман – Олыяз, Яшел Үзән районында «Карамалы – Албаба станциясе» – Зур Шырдан, Лаеш районында Столбище – Атабай – Карадули, Лаеш районында «Казан – Оренбург» – Бима, Питрәч районындагы «Казан – Шәмәрдән» – Аркатово автомобиль юллары участокларына капиталь ремонт ясалачак.

Казанда гомуми озынлыгы 7,6 км булган 14 объект норматив хәлгә китереләчәк. 

«Казан агломерациясендә "Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проекты буенча юлларны норматив хәлгә җиткерү күрсәткеченә 85,19% ка ирешү планлаштырыла. Юл челтәрен яхшырту хәрәкәт итү өчен уңайлы, имин шартлар тудырачак һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртачак», - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International