Казан – Мәскәү өстәмә поездлары Горький магистралендә февраль һәм март айларында билгеләнгән

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Февраль һәм март бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлында сорау арту чорына Казан –Мәскәүгә йөрүче 205/206 һәм 285/286 номерлы ерак араларга өстәмә поездлар билгеләнгән.

Әйтик, Татарстан башкаласыннан 205/206 номерлы поезд 20 февральдә һәм 6 мартта 00:10 сәгатьтә китәчәк, Мәскәүгә шул ук тәүлектә 15:48 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире юнәлештә состав Россия башкаласыннан шулай ук 20 февральдә һәм 6 мартта 21:27 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга икенче көнне 13:00 сәгатьтә киләчәк.

285 / 286 номерлы поезд 23 февральдә һәм 9 мартта 15:00 сәгатьтә китә, Мәскәүгә киләсе тәүлеккә 04:07 сәгатьтә килә. Кире юнәлештә состав Россия башкаласыннан 24 февральдә һәм 10 мартта 09:20 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга шул ук көнне 21:45 сәгатьтә киләчәк.

Юлда тукталышлар каралган, шул исәптән Арзамас-2, Муром-1 станцияләре һ.б.

Поезд составында - кондиционерлы, биотуалетлы, индивидуаль розеткалы плацкарт һәм купелы вагоннар. Кайбер купе вагоннарында балалар белән пассажирлар өчен урыннар каралган. Вагоннарның берсендә аз хәрәкәтле пассажир һәм аны озата баручы өчен купе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International