Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 августтан 6751/6753 Казан – Ульяновск һәм 6749 Казан - Борындык шәһәр яны поездларына Студенцы тукталышлары кертелде. Буа станциясеннән Цильна станциясенә кадәр участокта поезд үзгәртелгән расписание буенча барачак.
Тимер юлчылар көне алдыннан хатын-кыз машинист ярдәмчесе Юлия Усманова Казан моторвагон депосында эшли башлады һәм Казан – Аэропорт маршруты буенча мөстәкыйль рейс ясады. Ул Татарстан башкаласында мондый вазыйфада беренче хатын-кыз булды.
Горький магистрале хезмәткәрләре 2025 елның 1 августыннан 3 августына кадәр Казанда Тимер юлчылар көненә багышланган бәйрәм чаралары оештыралар.
Татарстан Республикасында оешмаларда эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатларында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестивале үткәрелә.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәре Яңа Савин районында 0,7 км озынлыктагы һәм 2 полосалы Воровский урамы (Фатыйх Әмирхан урамыннан Адоратский урамына кадәр) ремонтланды.
Горький тимер юлы терминаллары 2025 елның гыйнвар-июнендә 2 млн тоннадан артык йөк эшкәрткән, шуларның 351,4 мең тоннасы - Тихорецкаяда.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда юл-урам челтәрен модернизацияләү буенча масштаблы программа старт алды. ТР башлыгы карары буенча әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен 20 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән. Аның кысаларында республикада асфальт-бетон өслекле (43 объект), күчеш тибындагы өслекле (43 объект) автомобиль юлларына, торак пунктларның урамнарына һәм машина юлларына (43 объект) капиталь ремонт ясала, шулай ук Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә юл-урам челтәренә капиталь ремонт ясала (348 объект). Бүгенгә юл-урам челтәре программасы буенча эшләр 51% ка үтәлгән.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 28 июльдән 6436 нчы Казан - Кукмара шәһәр яны поездына Яңа Чүриле т.п. тукталышы кертелде.
6 августта Red Wings авиакомпаниясе Кара диңгез ярындагы популяр курортка – Геленджикка рейслар башкаруга керешә.
Бүген «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ «ТР Флоты» акционерлык җәмгыятенә ике яңа "Метеор-2020" пассажир судносын тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих, «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов һ. б. катнашты.