“Яңа Тураның” юл инфраструктурасы проектын төзү мәсьәләсе каралды

2012 елның 3 августы, җомга
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Яңа Тура” Технополисының юл инфраструктурасын проектлау һәм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә булып узды, анда Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты, заказ бирүчеләр хезмәте, проект төзүче ошмалар һәм “Яңа Тура” Идарә итүче компаниянең вәкилләре катнашты.

       Катнашучылар Технополисның юл инфраструктурасы проектын төзегәндә килеп чыккан проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, “Яңа Тура” Технополисы Татарстан Репсубликасы территориясендә регионнар арасында икътисади элемтәне, хезмәт күрсәтү инфраструктурасын һәм кунакчыллыкны, яңа эш урыннарын булдыруны, транспорт, склад, информацион коммуникацияләрне үстерү максатыннан булдырыла.

       Технополисны төзү Казанның ваклап сату объектларын тәртипкә китерүгә мөмкинлек тудырачак. Бу исә, үз чиратында, шәһәрдә транспорт ташкынын киметергә, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртырга һәм  территорияләрне генераль план нигезендә шәһәрнең төзекләндерү объектлары өчен бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Төзелешне тәмамлау агымдагы елда планлаштырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International