Агымдагы елда республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча максатлы чараларны тормышка ашыру өчен 400 миллион сумнан артык акча бүленеп бирелгән

2012 елның 8 августы, чәршәмбе
      Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында чираттагы брифинг булып узды, анда республика юлларында хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

      Брифингта чыгыш ясаучы Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов хәбәр иттүенчә узган 7 ай эчендә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юлны карау буенча билгеләнгән кимчелекләр аркасында вакыйгалар саны 30 % кимегән.

      Җәяүлеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бигрәк тә нәтиҗәле чара булып торак пунктлар аша үтүче автомобиль юллар участокларында ясалма яктылык җайланмасы тора. Торак пунктларда региональ әһәмияте булган автомобиль юллар буенча җәяүлеләр юлы төзелә. Ел ахырына кадәр уртак күләме 15 км булган җәяүлеләр юлы төзеләчәк.

      Э. Данилов фикеренчә, ясалма тигезсезлекләр – транспорт чараларының тизлеген киметүгә бигрәк тә нәтиҗәле ысул. Бүгенгесе көндә юл төзүчеләр ясалма тигезсезлекләрне социаль объектлар, шул исәптән мәктәпләр, шифаханәләр янында актив кулланалар.

      Агымдагы елда 1 июньгә кадәр юл билгеләре 5 мең километр ераклыкта төшерелгән, шуның белән тулысынча төп челтәр урап алынган. Көзлектә аерым участокларда юл билгеләрен өстәмә төшерү планлаштырыла. Аеруча интенсив җәяүлеләр юл аркылы чыга торган урында вертикаль билгеләргә йөртүчеләрнең уяулыгын арттыручы өстәмә яктылык чагылдыра торган катафотлар кулланыла. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасының Хөкүмәт комиссиясе карары буенча аеруча куркыныч җәяүлеләр юл аркылы чыга торган урында автомат режимында эшләүче Т-7 светофоры куелачак.

      Эдуард Данилов үзенең чыгышы барышында юл чатларын светофор объектлары белән җиһазландыру, куркыныч участокларны киртәләү буенча зур күләмле эшләр алып барылуы турында билгеләп үтте. Җирле әһәмияттәге автомобиль юллар буенча, районнар эчендә, юлларның халәте буенча проблемалар кала. Автомобиль юлларда “Җәяүлеләр юл аша чыга торган урын” билгесе бөтенләй булмаган участоклар бар. Әлеге кимчелекләр турында июньдә узган Хөкүмәт комиссиясе утырышында фикер алышынды. Нәтиҗәдә торак пунктларда юл-урам челтәрен тиешле халәткә кертү өчен республика бюджетыннан 4 миллиард сум тирәсе бүлеп бирелде.

      Узган ел белән чагыштырганда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча максатлы чараларны финанслау 35% ка үсте һәм 400 миллион сумнан артык тәшкил итә, шул исәптән 50 миллион – юл-транспорт һәлакәтләре еш булган урыннарны җиһазландыру өчен. Агымдагы елда 30 лап шундый участок җиһазландырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International