Министрлыкның стратегик үстерү идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә геосинтетик материаллар һәм геокомпозитлар куллану асфальтлы бетонның хезмәт итү вакытын шактый озайта, аның авырлыкка, температура сикерүенә, тәгәрмәч эзе барлыкка килүенә тотрыклылыгын арттыра, бу киләчәктә автомобиль юлларны ремонтлау арасындагы вакытны арттыра. Инновацион эшкәртелешләрне куллану өчен Татарстанның Норлат районында Билярск-Курнали-Амзя автомобиль юлының ике өлеше сайланды.
Автомобиль юлның нигезе начар булган бер өлеше армировать итү, бүлү, фильтрлау функциясен үтәүче һәм материалның югары су үткәрү сәләтенә ия булган геокомпозитлар кулланып эшләнгән. Башка өлеше җир белән вак таш арасындагы армировать итүче һәм бүлүче катлам сыйфатында ике үзәкле яссы георәшәткәләр куллану белән проектлаштырылган. Юл киеменең яңа сыйфат характеристикаларын билгеләү өчен һәм инновацион эшкәртелешләрнең нәтиҗәлелеген өйрәнү өчен, ел эчендә автомобиль юлның әлеге өлешенең халәте күзәтеләчәк һәм нәтиҗәләре инновацион үсеш тармагы буенча киңәшмәләрдә хәл ителәчәк.