Стандартларны һәм Халыкара гражданнар авиациясе оешмалары тәкъдим иткән практиканы кертү максатыннан Федераль авиация кагыйдәләренә очу юнәлешендә рельефны билгеләү функциясе булган, җирнең якын булуы турында кисәтүче система белән мәҗбүри җиһазландыру таләпләре кертелгән (Ground Proximity Warning System – GPWS).
Гамәлдәге редакция буенча, әлеге таләп 2012 елның 1 июленнән коммерция һава ташуы максатыннан прибор кагыйдәләре буенча очуны тормышка ашыручы, максималь очып китү массасы 5700 кг югары булган һава судноларына карата, шулай ук максималь очып китү массасы 5700 кг югары булган һәм бортында 9 дан артык кеше ташырга рөхсәт бирелгән, авиация эшләрен үтәү өчен һәм уртак эш йөкләнгән авиация максатыннан кулланылучы газотурбиналы двигательле самолетларга кертелгән.
Хәзерге вакытка күрсәтелгән һава судноларының төп өлеше GPWS системасы белән җиһазландырылган.
Шуның белән бергә, җирлектә һәм региональ һава юнәлешендә авиация ташуын үтәүче күп санлы самолетлар, эшләп чыгаручы предприятиеләрнең кирәкле сандагы жиһаз комплектлары әзерләп чыгара алмавы сәбәпле һәм әлеге системаны урнаштыру эшләренә рөхсәт бирелгән промышленность белгечләре саны чикләнгәнлеге белән, GPWS белән җиһазландырылмаган. Региональ авиакомпанияләр мәгълүматлары буенча, һава судноларын GPWS системалары белән җиһазландыруны тәмамлау 2012 елның сентябрь ахырынды планлаштырыла.
Расписание буенча җирле һәм региональ һава юнәлешендә авиаташуны тәэмин итү максатыннан Россиянең Транспорт министрлыгы тарафыннан 248 нче боерык расланган, ул 2012 елның 1 октябреннән максималь очып китү массасы 5700 кг югары булган һава судноларын мәҗбүри GPWS системасы белән җиһазландыруны күздә тота.