Казанда тантаналы чаралар Юдино (тимер юлчылар мәдәният йорты янында 13.20 дә) һәм Пассажирлар Восстаниесе (пассажирлар терминалы керү юлы янында 15.00 дә) станцияләрендә уздырылды.
Поезд Түбән Новгородтан 26 июльдә кузгалып китте. Үзенең сәяхәтен юбилей составы 3 августта Түбән Новгород станциясендә төгәлләячәк. Үзенең 8 көнлек сәяхәтендә ул ГТЮ 37 станциясенә кереп чыгачак.
150 ел элек илебезнең Европа өлеше белән көнчыгыш регионнарын бәйләүче юл ачылу илебез тормышында мөһим этап булды. Ул Горький магистрале яткан территориянең икътисади үсешен һәм гөрләп алга баруын башлап җибәргән. Шуңа күрә юлның юбилее – ул уртак бәйрәм – тимер юлчыларның да, пассажирларның да, йөк җибәрүчеләрнең дә, бүген Горький магистрале үткән республикалар һәм өлкәләр халкының да. Бәйрәм составы барлык регионнар халкына бу мөһим вакыйгада катнашырга мөмкинлек бирә.