Горький шоссесын реконструкцияләү бара

2012 елның 27 июле, җомга
         16 июльдә Горький шоссесын реконструкцияләү башланды – 2700 метр озынлыктагы “Акос” автосалоныннан тимер юл үткәргеченә кадәр участокта, 56700 м2  мәйдан белән. 

Проект-смета документациясенең заказ бирүчесе итеп Казан шәһәре Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе билгеләнде, заказ бирүче-төзүче – “Главтатдортранс” ДКУ, генераль подрядчы – “Каздорстрой” ААҖ.

Эшләр, гомумән алганда, төнге вакытта алып барыла. Юлны хәрәкәт өчен берничә полоса калдырып, этаплап ябалар. 25 июльгә 29401,8 м2  мәйданда йөри торган өлешне фрезерлау башкарылды; тигезләүче катлам ясалды – 12395,7 м2  һәм монолитлы борт ташы куелды – озынлыгы 170 метр.

Объектны реконструкцияләүне тәмамлау календарь графигы буенча 25 августка планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International