Татарстанда иң яхшы зур йөкле автомобиль йөртүчене билгеләячәкләр

2012 елның 31 июле, сишәмбе
      Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында «Иң яхшы зур йөкле автомобиль йөртүче» номинациясендә катнашу өчен заявкалар кабул итүне башлап җибәрү турында игълан итә.

       Конкурсның төбәк этабы Яр Чаллы шәһәрендә “КАМАЗ” ААҖ базасында 2012 елның 22-24 августында үткәреләчәк.

    Конкурсның төп максаты - зур йөкле автомобиль йөртүчеләр хезмәтенең дәрәҗәсен арттыру, аларның казанышларын пропагандалау һәм алдынгы тәҗрибәне тарату. Конкурс, зур йөкле автомобиль йөртүчеләрнең квалификацияләрен күтәрүгә, аларның хезмәт базарында конкуренциягә сәләтенә, йөртүчеләрне халык арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауда катнашуга җәлеп итүдә, нигезле ысуллар һәм методлар ачуда һәм җитештерү процессына кертүдә, ярдәм итәргә тиеш. Оештыручылар шулай ук охшаш ярышлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытачак, зур йөкле автомобиль белән идарә итү һәм аны хәвеф-хәтәрсез файдалану осталыгын яхшыртачак дип саныйлар.

       Конкурс программасы түбәндәге этапларны күздә тота. Теоретик биремнәрне үткәрү чикләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы нигезләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм йөк күтәрүчәнлеге 10 нан 12 тоннага кадәр булган “КамАЗ” маркалы транспорт чарасының техник җиһазлары буенча белем тикшереләчәк. Практик бирем вакытында йөртүчеләр классик тиз хәрәкәт итүне күрсәтәчәкләр.

       Транспорт чарасы белән идарә итәргә хокук биргән “С” категорияле таныклыгы булган Россия Федерациясе гражданнары конкурс катнашучылары була алалар. Барлык конкурсантларга бердәм команда формасы булдырырга кирәк.

       Конкурс “КАМАЗ” ААҖ биргән автомобильләрдә үткәреләчәк. Практик биремне үтәү өчен катнашучыларга бертигез шартлар булдырылачак, шуның белән бергә автомобиль сайлау җирәбә салу белән билгеләнә. Заявкалар кабул итү вакыты – 2012 елның 12 августына кадәр министрлык адресы буенча: 420061, Казан ш., Н.Ершов ур., 31 нче а йорт, яисә электрон адреска: Luiza.Fatihova@tatar.ru, элемтә өчен телефон 8(843) 291-91-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International