ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының пассажирлар ташу бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә 19 ноябрьгә 6358 рөхсәт кәгазе бирелгән. Таксистларга рөхсәт кәгазе бирү реестры закон буенча яңартыла һәм министрлык сайтының “Таксомоторлы ташу” бүлегендә куелган http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/index.htm.
Исегезгә төшерик, «Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу турында» 2011 елның 10 октябрендәге 77-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы буенча 2013 елның 1 гыйнварыннан такси төсенә таләпләр үз көченә керәчәк. Шул вакыттан автомобиль кузовы ак яисә сары төстә булырга тиеш.