Самолетларның очу саны 2012 елның гыйнвар-октябрь айларында 9,7% артып 17080 җитте. 2011 елның 10 ае белән чагыштырганда иң күп пассажирлар артуы эчке маршрутларда күзәтелә: Санкт-Петербург (+69,2%), Екатеринбург (+93,4%), Самара (+31,6%), Уфа – Сургут (+24,2%), Геленджик (+31,4%), Челябинск - Новосибирск (+37,7%), Мәскәү (+17,1%). БИБ (СНГ) илләренә түбәндәге рейслар белән файдаланучы күп булган: Дүшәмбе (+40,8%), Баку (+26,9%), Худжанд (+80,1%), Бишкек (+75,6%), һәм шулай ук халыкара маршрутларда: Хургада (+134%), Шарм-Эль-Шейх (+18,5%), Стамбул (+32,4%), Дубай (+173,9%), Ларнака (+243,9%), Барселона (+44,9%), Даламан (+167,2%), Ираклион (+58,7%), Монастир (+106,8%), Родос (+189,8%).
2012 елның октябрь нәтиҗәләре буенча «Казан» аэропорты хезмәте белән 133 мең 675 пассажир файдаланган, бу 2011 елның шул ук чорының күрсәткечен 18,6% арттырып җибәрде. Халыкара һава юнәлешендә пассажирлар агымы 34,5% артты һәм 67 мең 990 пассажир тәшкил итте, ә эчке юнәлештә – 5,8%, 65 мең 685 пассажир. Октябрьдә аэропортта 1824 тапкыр самолетларның очуы башкарылды, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 8,5% күбрәк.