Киңәшмәдә катнашучыларны серобетон кулланылган юл салу ысуллары һәм конструкциясе (“Казанский ГИПРОНИИАВИАПРОМ” ЯАҖ, Казан ш.), юл куркынычсызлыгы инновацион технологияләре белән (“Строд-Сервич” ЯАҖ, Самара ш.), яхшыртылган характеристикалы асфальтобетон катнашмасы булдыру өчен махсус состав – ПАН фибра (“Холдинговая компания “Композит” ЯАҖ, Мәскәү ш.) белән таныштырдылар. Шулай ук “Магнолия” Компанияләр Группасы (Яр Чаллы ш.) директорлар советы председателе Сергей Майоров яктылык-диод яктырткычларының Россиядә юлларны яктыртуы турында сөйләде.
Киңәшмә нәтиҗәсендә юл салуда серобетон куллану, ПАН фибраны салкын һавада куллану буенча лаборатор сынау уздыру һәм кышкы чорда министрлык территориясендә яктылык-диод яктырткычларны сынау турында карар кабул ителде.