Яшел Үзән һәм Түбән Камада транспорт карталары белән хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итүче пунктлар ачылды. Исегезгә төшерик, 2012 нче елның августында “Социаль карта” ААҖ Яр Чаллы һәм Әлмәттә охшаш пунктлар оештырган иде.
Электрон транспорт карталары хуҗалары әлеге пунктларга һәр көн дүшәмбедән җомгага кадәр мөрәҗәгать итә һәм түбәндәге сораулар буенча квалификацияле ярдәм ала алалар:
1. Транспорт картасы югалган очракта:
- әгәр ташламалы транспорт картасы югалган булса, гражданин яңа даимине биргәнче вакытлыча карта алачак;
- сатып алган транспорт картасы югалган очракта, пассажир яңа алган транспорт картасына акчаны күчерү турында гариза яза ала. Моның өчен югалган картаның номерын хәтерләргә кирәк (номер күрсәтелгән картаны тулыландыру турындагы чекларның берсе генә саклануы да җитә).
2. Транспорт картасы ватылган очракта (валидатор картаны “күрми” картаны тулыландырып булмый һәм башкалар).
3. Транспорт чарасы ватылган очракта, пассажир пунктка килеп әлеге транспорт төрендә йөрүгә тигез бәядә акчасын кайтару өчен гариза яза ала, һәм башка очракларда.
Халык белән эшләү пунктларының адреслары:
- Яшел Үзән: Чехов ур., 19 нчы йорт, 107 офис, “Валентина” Бизнес-Үзәк, тел.: (84371) 4-46-61. Кабул итү вакыты: көн саен сәг. 10.00 дән 19.00 кадәр (шимбә һәм якшәмбе көннәреннән башка);
- Түбән Кама: Вокзал ур., 7 нче йорт, Автовокзал бинасы,
тел. (8555) 39-74-09;
- Яр Чаллы: Х.Туфан пр., 12 нче йорт, “2-18” Бизнес-Үзәк, “Ак Барс Банк” бүлеге, тел.: (8552) 525-500;
- Әлмәт: Герцен ур., 1 нче йорт, 6 офис, тел.: (8553) 30-08-64.
Пунктларның эш тәртибен күрсәтелгән телефонннар аша белергә була. ТР гражданнары үз сорауларына җавапны кайнар линия телефонына шалтыратып белә алалар: 8-800-2005-303 (Россия буенча шалтырату түләүсез). “Татарстан Республикасының транспорт картасы” проекты турында тулы мәгълүматны “Социаль карта” ААҖ рәсми сайтында табарга була: www.social-card.ru