Татарстанда таксистларга 6436 рөхсәт кәгазе бирелгән

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе

         Татарстанда җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәт кәгазе бирү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде.

         27 ноябрьгә җиңел такси белән пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлеген тормышка ашыру өчен 6436 рөхсәт кәгазе бирелгән. Республикада рөхсәт кәгазе алу процедурасын гадиләштерү өчен зона билгеләре буенча 11 үзәк ачылды. Исегезгә төшерик, рөхсәт кәгазе барлык закон таләпләрен үтәгәч кенә 5 елга түләүсез бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International