Транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү Киров һәм Ленин дамбалары, “Миллениум” күпере, Николай Ершов, Вишневский, Эсперанто, Технический, Габдулла Тукай, Татарстан урамнары белән чикләнгән Казан автомобиль юллары һәм шәһәргә керү юллары буенча кертелә.
Бу көннәр дәвамында сәгать 06.00 дән 22.00 кадәр чикләү авырлыгы 3,5 тоннадан артыграк булган йөк автомобильләренә кагылачак. Сәгать 06.00 дән 09.30 кадәр һәм 16.00 дән 22.00 кадәр тыю Казан автомобиль юлларын караучы һәм ремонтлаучы транспорт чаралары, тракторлар һәм механизмнарга тәэсир итәчәк.
Хәрәкәткә вакытлыча чикләмә йогынтысы пассажирлар йөртүче транспортка, Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бәла-каза һәм башка гадәттән тыш вакыйгаларның нәтиҗәләрен бетерүгә яисә булдырмаска кирәк булган йөк ташучы автомобильләргә таралмый.