Хәзер Түбән Каманың барлык трамвайларында сатып алынган электрон транспорт картасы белән йөрергә була

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе

          2012 нче елның 28 ноябреннән Түбән Каманың барлык трамвай маршрутларында йөргән өчен сатып алынган электрон транспорт картасы ярдәмендә түләргә була. Картаны шәһәр почтасы бүлекләрендә алырга була.

          Түбән Кама шәһәренең “Горэлектротранспорт” ДУП һәм “Социаль карта” ААҖ арасында төзегән килешүләр рамкаларында сатып алынган  электрон транспорт карталарын тормышка ашыру башланды. Шулай итеп, Түбән Кама халкы шәһәрнең барлык трамвай маршрутларында электрон кошелек белән файдалана ала.

          Электрон транспорт карталарын Түбән Кама шәһәрендә “Россия почтасы” 20 бүлегендә сатып алырга була, ә тулыландырырга – тагын өстәмә “Ак Барс Банк” ААҖ бүлекләре нигезендә 9 пунктта. Карта бәясе – 50 сум. Пластик карта гарантия буенча 4-5 елга җитә.

          Исегезгә төшерик, “ТР Транспорт картасы” проектының беренче этабы булып 2007 елда системаны Казанда кертү торды. Бүген инде ТР башкаласының ярты миллионнан артык халкы ташламалы электрон транспорт картасы белән файдалана. 2012 нче елның апрелендә “ТР Транспорт картасы” проекты ташламалы категориягә кергән гражданнар өчен республиканың башка шәһәрләрендә дә (Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы) старт алды. Шуннан соң “Социаль карта” ААҖ адресына әлеге шәһәрләр халкыннан барлык гражданнар өчен дә тизрәк транспорт карталары керттерү теләге белән күп мөрәҗәгатьләр килгән. Озакламый шундый ук сатып алынган карталарны республиканың башка шәһәрләрендә дә кертү планлаштырыла.   

      ТР гражданнары үз сорауларына җавапны кайнар линия телефонына шалтыратып белә алалар: 8-800-2005-303 (Россия буенча шалтырату түләүсез).

      Транспорт карталарын тулыландыра һәм сата торган пунктларның адреслары белән http://social-card.ru/ru/content/punkty-prodazh-i-popolneniya-tk-v-nizhnekamke сайтында таныша аласыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International