ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

 24 нче июньгә республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен 9537 рөхсәт язуы бирелгән. Рөхсәт алырга гаризалар ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында сишәмбе һәм җомга көннәрендә 8.30дан алып 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.  


21
июнь, 2013 ел
җомга
25 июньдә “Столичный” автовокзалы Казан-Магнитогорск өстәмә автобус рейсы ачып җибәрәчәк. Автовокзал пассажирларны әлеге юнәлештә йөртә инде. Рейс җомга көннәрендә башкарыла. Әмма, соңгы вакытта Магнитогорскка кадәр пассажирлар агымы сизелерлек артты. Өстәмә рейска мохтаҗлык барлыкка килде. 

20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Юдино станциясендә ике 12 фатирлы торак йортларга ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Тантанада Горький тимер юллары башлыгы Анатолий Лесун һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.


17
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Кичә Владивосток - Мәскәү маршруты буенча “Юллар Россияне берләштерә” автомобильләр ярышында катнашучылар Татарстан аша уздылар.


14
июнь, 2013 ел
җомга

Үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша билетлар алучы пассажирлар саны арта. 2013 елның гыйнвар-май айларында Казанда терминал аша 11016 пассажир ерак араларга баручы поездларга билетлар  рәсмиләштергән.


11
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә федераль юлларда һәм төбәк юлларында автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча бүген республикада кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин, җил көньяк-көнбатыштан 3-6 м/с тизлектә. Температура көндез +24 +27 градус, төнлә +14 +17 градус.


10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Тимер юлны яңарту буенча эшләр планы үзгәрү сәбәпле 930 км автомобиль хәрәкәте өчен тимер юл аркылы чыгу урынының ябылуы

6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Главтатдортранс” ДКУ мәгълүматлары буенча үткән тәүлектә республикада төбәк әһәмиятендәге 4474,4 кв.м юл төзекләндерелгән, 561,5 тонна асфальт-бетон кулланылган.


4
июнь, 2013 ел
сишәмбе

5 нче июньнән “Казан-1 тимер юл вокзалы” - “Казан” Халыкара аэропорты маршруты буенча көндәлек йөрүгә “Карлыгач” поезды билгеләнгән. Барлыгы 18 рейс оештырылган – 9 рейс аэропорттан һәм 9 рейс вокзалдан. Иң иртә рейс аэропорттан сәгать 7.00, соңы поезд вокзалдан сәгать 00.15 китә.

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен чираттагы тапкыр рөхсәт язулары бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International