Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен чираттагы тапкыр рөхсәт язулары бирелде.
Рөхсәт язуы бирер алдыннан министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре ташучының транспорт чарасын тикшерәләр. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә “шашкалар”, транспорт чарасы салонының алдагы панелендә ташучы турында мәгълүмат барлыгына бигрәк тә игътибар итәләр.
Мәгълүматлар буенча 4 июньгә республикада 9190 рөхсәт язуы бирелгән.