2013 елның 5 ае эчендә үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша 11 мең Казан халкы билетлар алган

2013 елның 14 июне, җомга

      Үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша билетлар алучы пассажирлар саны арта. 2013 елның гыйнвар-май айларында Казанда терминал аша 11016 пассажир ерак араларга баручы поездларга билетлар  рәсмиләштергән.

      Пассажирлар уңайлыгы өчен Казанда тимер юл вокзалларында 6 үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы урнаштырылган. Алар пассажирларга ерак араларга баручы поездларга билетны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерергә, банк картасы белән түләргә, һәм шулай ук элегрәк Интернет челтәре аша сатып алынган билетны чыгартуга мөмкинлек бирәләр.

      2013 елның 1 июненән алып 1 сентябренә кадәр ерак араларга баручы поездларга билетларны терминал аша алган очракта 7% ташлама каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International