Кичә Владивосток - Мәскәү маршруты буенча “Юллар Россияне берләштерә” автомобильләр ярышында катнашучылар Татарстан аша уздылар.
Ярышта катнашучыларны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин, “Волго-Вятскуправтодор” ФКУ башлыгы урынбасары Артем Чукин, Мамадыш муниципаль районы хакимияте җитәкчеләре каршы алды.
Кичә автомобильләр ярышында катнашучылар “Идел” М-7, “Йошкар-Ола - Яшел Үзән” автомобиль юллары буенча Удмуртия, Татарстан, Марий Эл Республикалары аша уздылар һәм Түбән Новгород өлкәсенә юнәлделәр.
Маршрут озынлыгы 9563 км тәшкил итә. “Юллар Россияне берләштерә” автомобильләр ярышы 18 нче июньгә кадәр барачак. Автомобильләр ярышының максаты – федераль трасса участокларын карау, РФ субъетларындагы юл тармагы проблемалары турында актуаль мәгълүматны алу. Ярыш колоннасында 10нан артык җиңел автомобиль катнаша.