Кичә Юдино станциясендә ике 12 фатирлы торак йортларга ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Тантанада Горький тимер юллары башлыгы Анатолий Лесун һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.
Фатирлар төзелеше тимерюлчыларның яшәү шартларын яхшырту программасы кысаларында тормышка ашырылган. Торак шартларын яхшырту соралган хезмәткәрләр өчен ел саен эш урынына якында гына азфатирлы йортлар төзелеше бара. Барлык фатирлар да уңайлыклар белән - үзәкләштерелгән су, җылылык, газ белән тәэмин ителгән.
Әлеге фатирларга 24 тимерюлчы гаиләсе күчте, шул исәптән Горький тимер юлларының Казан регионы территориясендә эшләүче яшь белгечләр дә.