25 июньнән Казан-Магнитогорск өстәмә автобус рейсы йөри башлаячак

2013 елның 21 июне, җомга

      25 июньдә “Столичный” автовокзалы Казан-Магнитогорск өстәмә автобус рейсы ачып җибәрәчәк. Автовокзал пассажирларны әлеге юнәлештә йөртә инде. Рейс җомга көннәрендә башкарыла. Әмма, соңгы вакытта Магнитогорскка кадәр пассажирлар агымы сизелерлек артты. Өстәмә рейска мохтаҗлык барлыкка килде. 

     Яңа рейс сишәмбе көннәрендә йөрәячәк. Казаннан сәгать 15.00 чыга. Казан белән Магнитогорск арасы 980,5 км. Соңгы пунктка пассажирлар шул ук көнне 22.35 килеп җитәчәкләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International