24 нче июньгә республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен 9537 рөхсәт язуы бирелгән. Рөхсәт алырга гаризалар ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында сишәмбе һәм җомга көннәрендә 8.30дан алып 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Рөхсәт язуы чәршәмбе һәм җомга көннәрендә сәгать 10.00дән 12.00 кадәр бирелә. Шул ук көннәрне транспорт чарасы тикшерелә. Министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә “шашкалар”, транспорт чарасы салонының алдагы панелендә ташучы турында мәгълүмат барлыгына бигрәк тә игътибар итәләр.