Узган тәүлектә федераль юлларда һәм төбәк юлларында автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча бүген республикада кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин, җил көньяк-көнбатыштан 3-6 м/с тизлектә. Температура көндез +24 +27 градус, төнлә +14 +17 градус.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча, узган тәүлек эчендә 25 юл-транспорт һәлакате булган, 5 кеше һәлак булган, 38 кеше төрле тән җәрәхәте алган.