Казанның елга порты расписаниесендә Болгарга кадәр тагын бер кичке рейс барлыкка килгән.
Үткән атнада XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башланыр алдыннан «Казан» халыкара аэропортына 29517 пассажир килде, аларның өчтән бер өлеше – спорт форумында катнашучылар һәм кунаклар.
Илебездәге инновация казанышларын һәм технологияләрне демонстрацияләү өчен, югары технологияле җиһазлар кулланучы әйдәп баручы компанияләрне тәкъдим итү өчен “РТЮ”ААҖ уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы ачты.
“Горэлектротранспорт” предприятиесе Казанда Бөтендөнья Җәйге Универсиада барган вакытта иң еш кулланылган 2 нче һәм 6 нчы маршрутларда көндезге һәм кичке вакытта рейслар санын арттырачак.
26 нчы июньнән 2 нче июльгә кадәр чокырларны ямау буенча беренче булып Чирмешән районы тора – монда 1775 кв.м юл төзекләндерелгән. Барлыгы республикада үткән биш көн эчендә төбәк әһәмиятендәге 18508 кв.м юл төзекләндерелгән, 2309,64 тонна асфальт-бетон кулланылган.
6410 нчы шәһәр янында йөри торган Казан-Сосновка поезды Казан-Дәрвишләр бистәсе участогында үзгәргән расписание буенча йөриячәк: Казан (кузгалып китү вакыты) 21.08, Вахитово 21.14-21.15, Ометьево-2 21.19-21.20, Ометьево 21.24-21.26, Новаторов 21.29-21.30, Компрессорный 21.35-21.36, Дәрвишләр бистәсе 21.43-21.44. Аннан соң поезд гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк.
6311, 6001, 6355, 6003, 6307, 6359, 6309, 6363, 6469, 6365, 6353, 6101, 6357 нче шәһәр янында йөри торган поездлар Яшел Үзән – Свияжск аралыгының 753 нче чакрымында тукталыш белән хәрәкәт итәләр.
19-25 июнь чорында чокырларны ямау буенча беренче булып Аксубай районы тора – монда 2176 кв.м юл төзекләндерелгән. Барлыгы республикада үткән биш көн эчендә төбәк әһәмиятендәге 20579 кв.м юл төзекләндерелгән, 2497,4 тонна асфальт-бетон кулланылган.
Июнь уртасыннан алып җәйге вакытка Соль-Илецкига кадәр “Столичный” автовокзалыннан көн саен автобус йөри башлады. Автобус сәгать 17.20 кузгалып китә, билет бәясе – 1300 сум.