ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан Таможня союзының тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындагы техник регламентына тәгәрмәч шиналарына карата таләпләр белән бәйле үзгәрешләр кертелә.
ТР Актаныш муниципаль районының Актаныш-Пучы-Татар Суыксу автомобиль юлында 3900 м аралыкта искергән асфальт-бетон катламы алыштырылган.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 19 халыкара рейслар. 3085 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2855 кеше килгән.

22
июнь, 2014 ел
якшәмбе
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 338 автобус чыккан.

21
июнь, 2014 ел
шимбә
2014 елның 21 июненнән “Bulgaria Air” авиакомпаниясе “Казан” халыкара аэропортыннан Болгариянең иң эре курорт шәһәрләренең берсе – Бургаска регуляр рейслары ачты. Рейсларны 180 пассажир сыйдырышлы Airbus 320 самолетлары башкарачак.
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 18 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

20
июнь, 2014 ел
җомга

Бүгенге көндә 934 тонна асфальт-бетон кулланып 7981 кв.м мәйданда чокырлар ямалган.

Татарстан Республикасында 19 июньдә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 79 очрагы, 81 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 764 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.

Иртәгә Казанда татар халык бәйрәме Сабан туе Идел буе районы Тынычлык бистәсе каенлыгында, Аккош күле урман-парк зонасында һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыгында узачак.

Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 23 чартер, 24 халыкара рейслар. 3052 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3423 кеше килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International