19 июньдә республика юлларында 764 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2014 елның 20 июне, җомга
      Татарстан Республикасында 19 июньдә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 79 очрагы, 81 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 764 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
      Июньнең 19 көнендә республикада 252 юл-транспортһәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше һәлак булган һәм 321 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International