Казанда Сабан туе үткәрелә торган урыннарга махсус автобус маршрутлары оештырылган

2014 елның 20 июне, җомга
      Иртәгә Казанда татар халык бәйрәме Сабан туе Идел буе районы Тынычлык бистәсе каенлыгында, Аккош күле урман-парк зонасында һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыгында узачак.        
      Казанлылыр һәм Татарстан башкаласы кунакларына уңайлылык өчен Сабан туе үткәрелә торган урыннарга махсус автобус маршрутлары оештырылган. Әлеге Сабантуй мәйданнарына килү өчен транспорт хәрәкәте түбәндәгечә оештырыла.
      Автобуслар сәгать 8.00 дән бәйрәм чаралары тәмамланганчы йөриячәкләр.
      Казанның пассажирлар транспорты эш көне  графигы буенча эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International