Мөслим районында 7981 кв.м мәйданда чокырлар ямалган

2014 елның 20 июне, җомга
      Мөслим районында автомобиль юлларын карап тоту буенча эшләр бара. Бүгенге көндә 7981 кв.м мәйданда чокырлар ямалган – бу планлаштырганның 65%. 934 тонна асфальт-бетон кулланылган. 5535 кв.м мәйданда искергән асфальт-бетон катламы төзәтелгән.
      Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен 372 сигналлы баганалар куелган.
      Автомобиль юллары янындагы территорияләрне чистартуга зур игътибар бирелә. 1-20 июньдә 4000 тонна чүп-чар җыеп алынган, 3800 корыган куаклар кисеп ташланылган, юл кырыендагы үләннәр чабылган.
      Мөслим районында юлларны карап тоту белән “Татавтодор”ААҖнең Минзәлә филиалы шөгыльләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International