Актаныш районында Актаныш-Пучы-Татар Суыксу автомобиль юлында яңа асфальт җәелгән

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
      ТР Актаныш муниципаль районының Актаныш-Пучы-Татар Суыксу автомобиль юлында 3900 м аралыкта искергән асфальт-бетон катламы алыштырылган.
      Районда 7334 кв.м мәйданда чокырлар ямалган – бу планлаштырганның 70%. 1069 тонна асфальт-бетон кулланылган. 31 сигналлы багана куелган.
      Аерым игътибар автомобиль юллары янындагы территорияләрне чистартуга бирелә. 1-23 июньдә 20 тонна чүп-чар җыеп ташланылган.
      Актаныш районында юлларны карап тоту белән “Татавтодор”ААҖнең Минзәлә филиалы шөгыльләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International