ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Казан» халыкара аэропортының 1А Терминалында кечкенә пассажирлар һәм кунаклар өчен «Непоседа» балалар уен комплексы ачылды.
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 50 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 94 очрагы, 68 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 836 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Тынычлык бистәсендә Сабан туеның үзәк мәйданында бәйрәм сәгать 11дә башлана. Анда электричкада да бару мөмкин – кунакларга уңайлы булсын өчен бу көнне 2 поезд билгеләнгән.
Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 3 нче июльдә 6923 нче Кизнер-Казан поездының Кукмара-Казан участогында расписаниесе үзгәрә.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 320 автобус чыккан.

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
6304 нче Свияжск-Казан һәм 6001 нче Казан-Свияжск юнәлешендәге ике шәһәр яны поезды Столбище тукталышы платформасына кадәр озайтылды.
Автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын карап тоту белән республиканың 8 юл предприятиесе шөгыльләнә.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукинның улы туды. Ул безнең коллега гаиләсендә икенче бала.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 20 халыкара рейслар. 3182 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3401 кеше килгән.
17 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә 34 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 70 очрагы, 83 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 768 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International