Җиңел автомобильләрнең тәгәрмәч шиналарын куллануга яңа таләпләр кертелә

2014 елның 23 июне, дүшәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан Таможня союзының тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындагы техник регламентына тәгәрмәч шиналарына карата таләпләр белән бәйле үзгәрешләр кертелә. Үзгәрешләргә нигезләнеп, җәйге шиналар куелган транспорт чараларын кышның өч аенда, шиплы шиналар куелган транспорт чараларын җәйнең өч аенда эксплуатацияләү тыела.
Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча берьюлы шиплы һәм шипсыз шиналар белән җиһазландырылган автомобильләргә хәрәкәт итү тыела. Шулай ук бер күчәрдә төрле размердагы, конструкцияләрдәге, протектор рәсемнәре төрле булган моделле шиналар куелган автомобильләрне эксплуатацияләргә ярамый.
Югарыда атап үтелгән регламентның шиннарга карата булган таләпләрен бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International