Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 21 июне, шимбә
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 18 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга расписание буенча 361 автобус чыккан.
      Казан аэропортыннан 110 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 39 халыкара рейслар. 3571 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4213 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 57 рейс башкарган.
      21 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура көндез +21 +26 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International