Бүген “Bulgaria Air” авиакомпаниясе “Бургас-Казан-Бургас” регуляр рейслары башкара башлады

2014 елның 21 июне, шимбә
      2014 елның 21 июненнән “Bulgaria Air” авиакомпаниясе “Казан” халыкара аэропортыннан Болгариянең иң эре курорт шәһәрләренең берсе – Бургаска регуляр рейслары ачты. Рейсларны 180 пассажир сыйдырышлы Airbus 320 самолетлары башкарачак.
      Очышлар атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак.  Очу вакыты 3 сәгать тәшкил итә.
      Шимбә көнне Бургастан 18.40 очып китә, Казан аэропортына 22.40 килә. Казаннан 23.40 очып китә, Болгария шәһәренә 01.40 килә.
      Чәршәмбе көнне Бургастан 05.40 очып китә, Казан аэропортына 9.40 килә. Казаннан 10.40 очып китә, Бургаска 12.40 килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International