ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

 

Нократ Аланы шәһәрендә 2016 нчы елда “Содружество” АҖ хезмәт күрсәткән 10 миллионынчы пассажирны сәламләделәр.

 

Республика юлларында 374 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 278.

 

“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе 16 нчы гыйнвардан Салехардтан Перьмгә,  Казанга һәм Ханты-Мансига авиамаршрутлар ача.

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 11 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 8 очрагы, 36 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 353 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елда Чуаш һәм Удмурт Республикалары,  Пермь крае һәм Свердловск өлкәсе территорияләре буенча шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тарифлар үзгәрде

 

2016 елда пассажирлар агымы 380 997 кеше тәшкил иткән, бу 2015 ел күрсәткеченнән 4% ка югарырак. 2016 ел нәтиҗәләре буенча йөк әйләнеше 35% ка арткан һәм 500 333 кг тәшкил иткән.

7-8 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 37 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 19 очрагы, 154 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 568 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

 

Республика юлларында 382 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 248.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

 

7-13 гыйнварда Казанда Спартак урамы буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Транспорт хәрәкәте Газовая урамы белән киселешкән урында (17 нче номерлы йорт янында) туктатылачак.

3 нче гыйнвардан Казанда Касаткин урамы буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Әлеге күренеш 9 нчы гыйнварга кадәр дәвам итә. Транспорт хәрәкәте Касаткин урамы буенча 11а адресы буенча урнашкан йорт каршында һәм Театр урамы буенча 13а адресы буенча урнашкан йорт каршында чикләнәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International