Үткән тәүлектә республикада 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 11 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 8 очрагы, 36 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 353 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Гыйнварның 9 көне эчендә республикада 76 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган һәм 111 кеше төрле тән җәрәхәте алган.