7-8 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 37 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 19 очрагы, 154 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 568 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Гыйнварның 8 көне эчендә республикада 67 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган һәм 101 кеше төрле тән җәрәхәте алган.